Туган телебезне сөюче тыңлаучыларга юнәлтелгән тапшыруда Хуҗиәхмәт Мәхмүтовның “Гыйбарәләр тарихыннан сәхифәләр” исемле китабыннан “тархан” сүзенең килеп чыгышына һәм мәгънәсенә багышланган мәкалә белән танышырбыз. Академик Рузәл Йосыповның чыгышы сөйләмебезгә килеп кергән хаталар һәм алардан арыну юллары турында. “Хәтер сандыгы” сәхифәсендә 1970 елларда журналист Рим Кәримов тарафыннан әзерләнгән язма тәкъдим ителә. Ул Гомәр Саттаровның “Исемнәр бакчасында” дигән китабындагы “Б” хәрефенә башланган исемнәргә багышланган бүлек белән таныштыра.