Көз төрле авыруларның баш калкыта торган вакыты. Алардан ничек сакланырга? Болар хакында турыдан-туры эфирда Казан дәүләт медицина академиясенең фтизиатрия һәм пульмонология кафедрасы мөдире, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш фтизиатр-эксперты, медицина фәннәре докторы, профессор Равил Шамил улы Вәлиев сөйләячәк, 528-25-32 һәм 528-25-21 телефоннары аша тыңлаучыларыбыздан килгән сорауларга җавап бирәчәк.
Яшел Үзән районында Дәүләт Советының беренче, икенче, дүртенче, бишенче һәм алтынчы чакырылыш депутаты, «Майский» комбинаты җитәкчесе Илшат Ганиев истәлегенә багышланган чаралар узды. Комбинат территориясендә Илшат Ганиев бюсты һәм аның исемендәге «Майский» теплица комбинаты тарихы музее ачылды. Чараларда Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, парламент депутатлары Азат Хамаев һәм Камил Ногаев, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев, республиканың министрлык һәм ведомстволары вәкилләре, «Майский» комбинаты коллективы катнашты.










