Безнең тормышта бәйрәмнәр күп. Шулар арасында безнең илдә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Әниләр көне аерым бер тирән мәгънәгә ия. Кеше тормышындагы иң кадерле зат – Әни, әнкәй! Аңа багышлап кайсы гына шагыйрь шигырь язмаган да, үзе үк җырлап торган бу исемне кайсы гына композитор көйгә салмаган икән! Менә без дә бүгенге программабызны газиз аналарны иң зур бәйрәмнәре белән котлап әзерләдек! Хәзер игътибарыгызга “Әни!”, — дип тибә йөрәк” дигән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итәбез. Без аны иҗатында әниләр темасы үзәк урынны алып торган шагыйрь – Вазыйх Фатыйхов шигырьләреннән һәм аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлардан төзедек. Шигырьләрне Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Дания Нурлы укый.