Махсус хәрби операция башланганнан бирле, республика халкы хәрбиләргә күпсанлы гуманитар ярдәм җыеп туплап җибәрде. Әлеге игелекле эш бүген дә туктамый. Авыл- районнар бик актив катнаша. Шушы көннәрдә Азнакай районыннан чираттагы гуманитар ярдәм җыелды. Азык-төлек, төзелеш материаллары, дарулар. Шулай ук, махсус хəрби операциядə катнашучылар автомобиль белəн ярдəм итүне сорадылар.Аны истə тотып,Актүбә бистәсендə, уртак көч белән сатып алынган УАЗ автомобиле хəрби зонага жибəрелде.









