Быел Россиядә гаилә елы уңаеннан Республикада төрле чаралар оештырыла. Шундыйларның берсе бу көннәрдә Кукмара районының, Тырыш авылы китапханәсендә үтте. Бирегә шушы авылда гомер итүче, гаиләләре белән китап укырга яратучылар җыелган иде. Теманы Кукмарадагы хәбәрчебез Әдилә Шакирова дәвам итә.
Тырыш авылы китапханәсендә 7 меңгә якын экземпляр китап саклана. Моннан кала газета-журналлар да кайта. Бүгенге көндә халыкка биредә тәҗрибәле китапханәче – хезмәт күрсәтә. Гаилә елы уңаеннан чаралар да күп үткәрелә, ди ул.
Бәйрәмгә чакырылучыларның берсе Нәбиевлар гаиләсе. Алар 40 елга якын бергә гомер итәләр. 3 бала тәрбияләп үстергәннәр һәм гомер буе авыл җирендә хезмәт куйганнар.
Тырыш авылында китап укучылар шактый икән. Алар һәрвакыт диярлек буш вакытларында китап алырга киләләр. Шулай ук балалары белән бәйгеләрдә дә катнашалар икән.
Гаилә бәйрәме кысаларында чакырылган кунаклар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Шулай ук китап укырга яратучы гаиләләргә истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.
Адилә Шакирова, Миләүшә Хаҗиева, Марат Сабирҗанов Кукмара Яңалыклары.









