Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Шагыйрь әйтмешли, илдә ниләр бар икән? Татар матбугатындагы язмалар аша шул сорауга җавап биреп карыйк.
“Әниләр көнен елга ике тапкыр билгелибез, шөкер,-дип яза “Шәхри Казан” газетасы.-Берсе язын, икенчесе көзен”. “Эх, исән булса әни!” дип үкенүчеләргә дә, “Әнигә нәрсә бүләк итим?”дип баш ватучыларга да киңәш итеп шуны әйтергә була- әниләрне hәр көнне олылыйк, кадерлик, сөендерик. Әниләр ризалыгын алып калу өчен елның ике көнендә генә түгел, ә hәр көнендә тырышыйк. Үзебезнең дә шул көнгә каласыбыз бар бит әле.
“Сөт бәяле булганда, сыер асрарга кирәк!” дип чакыра шул ук “Шәхри Казан” газетасы. Журналист язмасыннан аңлашылганча, хәзер сөтнең сатып алу бәясе дә 30 процентка артып, литрын 34-60 сумга кадәр сатып алалар икән. Инде авылны сыер асрамаска күндереп бетергәннән соң, мондый акчага да кызыгучы булырмы икән сорау килә башка.
“Ватаным Татарстан” газетасы да әниләрнең бөеклеге турындагы язманы беренче битенә чыгарып биргән. Ләкин бу юлы алар сүзне әниләрнең үзләренә бирергә булганнар.Чыннан да, безнең- балаларның бәйрәм көннәрендә генә әни дип авыз суыбызны корытуга әниләр үзләре ничек карый икән. Ул кадәресен безгә исән чакта әниләребезнең үзләреннән сорарга кирәк икән шул.
“Хатын-кызлар ник бала табарга теләми?” дигән язма да шул әниләр темасының дәвамы булып барадыр. Хәзер хөкүмәттәгеләр хатын-кызларыбызны гел бала табарга гына эндәү белән мәшгуль. Гаилә кыйммәтләре югалып, кеше бары тик үз рәхәтлеге өчен генә тырышып яшәгәндә бала табу проблемасын хәл итүләре бер дә җиңел булмас кебек дигән нәтиҗәгә киләсең газетадагы язманы укыгач.
Мәктәптәге низагларны ничек хәл итәргә?дип срый “Ватаным Татарстан” газетасы. Бүген әти-әниләр бөтен гаепне педагоктан күрсә, укытучылар исә бала белән бергә аларның әти-әниләрен дә тәрбияләргә кирәк дип саный. Әти-әни, укучы, укытучы өчпочмагының hәр ягы тигез булмаса, нишләргә? Аз акчага күп төрле хезмәт башкаручы укытучыларга шушы кадәресе өчен генә дә рәхмәт әйтерлеген күбебез чамалыйдыр. Ләкин бу килеш тә озак барып булмаслыгы аңлашыладыр.
Үзара аңлашып, бер-беребезгә юл куеп яшәүчеләрдән булсак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!









