Башкалабызның юл хезмәте октябрь уртасыннан ук тулысынча кышкы эш режимына күчте. Быел шәһәрне җыештыру белән ел ахырына кадәр дүрт подрядчы оешма шөгыльләнә. Бозга каршы эшкәртү өчен 64 мең тонна ком-тоз катнашмасы булдырылган . Юлларны вакытында җыештыру өчен «Шәһәр мониторингы» контроль системасын кулланалар. Әзерләнгән төп чаралар, башкалада юлларны җыештыру, бозлавыкка каршы тору мөмкинлеге бирергә, нәтиҗәдә, һава торышының нинди булуына карамастан, юлларда бөкеләр хасил итмәскә тиеш.
Республиканың район-авылларында да юл техникасын кышка әзерләүнең соңгы этаплары дәвам итә. Техникага диагностика һәм тиешле хезмәт күрсәтү үткәрәләр. Тагын бер-ике атна узуга, хезмәткәрләр кызу эш графигына күчә. Моннан тыш, кышкы сезонга яңа техника да сатып алынган. Хәзер ул шәһәр юлларын тизрәк һәм сыйфатлырак җыештырырга ярдәм итә.









