Сәхнәдән үзенә генә хас моңлы тавышы белән “Олы юлның тузаны”, “Сагынам дуслар илкәйне”, “Сибелә чәчем” һәм башка халык җырларын да, композиторлар әсәрләрен дә бер үк югары дәрәҗәдә башкаручы артист Фердинант Фәтхигә-65 яшь тулды. Тулырак Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Казан шәһәр филармониясе артисты Фердинант Фәтхигә бу көннәрдә 65 яшь тулды. Шул уңайдан «Чулпан» мәдәният үзәгендә чакырылган кунаклар, бик күп санлы тамашачылар, шәһәр филармониясе артистлары катнашында зур тамаша — концерт булып узды.
Фердинант Фәтхинең төп тамашачысы урта һәм өлкән буын тамашачылары. Алар үзләренең яраткан артистын күрергә залны тутырып килгән, күбесе чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр белән.
Фәтхрахманов Фердинанд Рафаэль улы Арча районы Иске Ашыт авылында туа. Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлагач, туган авылы Иске Ашыт мәдәният йортын җитәкли. Соңырак җырчы булу теләге аны Казанга алып килә. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә берничә ел һөнәри осталыгын күтәргәннән соң, ул Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенә эшкә урнаша. Фердинанд Фәтхи үзенең эстрада бригадасы белән илебезнең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә уңышлы чыгышлар ясый. Татар җырын тамашачыга җиткерүдәге уңышлары өчен аңа Татарстанның атказанган һәм халык артисты исемнәре бирелә. “Татар җыры” конкурсы лауреаты исемен яулый, “Мәдәнияттагы уңышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
Аның чыгышлары башкаланың төрле театр һәм концерт залларында, Татарстанның һәм Россиянең бик күп төбәкләрендә зур уңыш белән уза. Укучы балалар өчен “Халкым җыры — моң чишмәсе”, “Тукай аһәңнәре” исемле махсус әзерләнгән концерт программалары белән чыгышлар ясый. Фердинанд Фәтхи халык уен кораллары дәүләт оркестрына кушылып халыкчан, лирик җырлар белән беррәттән, мәшһүр композиторларыбызның классик әсәрләрен дә уңышлы башкара. Җырчы башкаруында бик күп җырлар Татарстан телерадиокомпаниясенең алтын фондында саклана.
Фердинант Фәтхигә иҗат уңышлары телибез. Аның моң чишмәсе саекмасын, озак еллар зур сәхнәләрдән яңа җырлар башкарып, тамашачыларны сөендереп яшәсен.
Фәннур Хәсәнов, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.









