Туган илнең патриоты булу өчен без иң беренче чиратта туган якны, туган табигатьне, туган телебезне яратырга, милли традицияләргә, милли мәдәнияткә тугрылыклы булырга тиешбез. Ә музейлар — ул үткәннәргә сәяхәт.
Музейларда милләт хәтере, халкыбызның бай тарихы. Хәзерге вакытта күп кенә авылларда музейлар оештыруга зур әһәмият бирәләр. Ике Басу Арташ авылы мәдәният йорты бинасының 2 нче катында авыл музеен булдырганнар.
2020 нче елда алар җиң сызганып эшкә керешә. Илдә ковид котырган чак, әмма күңел тик тормый, һаман саен музейга экспонатлар эзләү, аларны табып урнаштыру ягын карый.
Авыл халкы да мәдәният хезмәткәрләренең бу эш-гамәлләрен күтәреп ала. Бу кадерле ядкарем авыл музеенда торсын әле диеп, һич уйламаган, күрмәгән әйберләрен китерә башлыйлар.
Соңрак авылдагы башлангыч мәктәптә тупланган экспонатлар шушында күчә.
Кечкенә генә булса да, бөтен авылның тарихы сыйган аңа. Әбиләребезнең күңел җылысын биреп суккан сөлге, ашъяулыклары, чиккән намазлыклары, хөрмә төшеннән ясалган дисбеләре.
Арташ авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәрләмов та музейны читләтеп үтми. Атнага берничә тапкыр кереп биредә эшләүчеләрнең хәлләрен белеп чыгам, ди ул.
Әлеге башланган бу матур эш киләчәк буыннарга зур хәзинә һәм байлык булып барып җитәр дигән өметтә алар.
Алия Галиуллина, Әлфия Мөбарәкова Рәзил Нигъмәтов, Татарстан яңалыклары, Саба районы.









