Хәзер сезне Фәридә Фәизова иҗат иткән әсәрдәрдән концерт тыңларга чакырабыз.
Фәридә Фәизова 1959 елның 25 ноябрендә Казанда туа. Алты яшеннән музыка мәктәбенә йөри башлый. Урта белем алганнан соң, Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетына укырга керә. Аны тәмамлагач, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында музыка укытучысы булып эшли. Шул ук вакытта балалар өчен җырлар иҗат итә.
Фәридә Фәизова Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең композиция бүлегендә Рәшит Кәлимуллин классында укый. Казанда уздырылган “Европа-Азия» заманча музыка фестивалендә күп тапкырлар симфрник әсәрләре белән катнаша. Татарстан композиторлар берлегенә кабул ителә. Аның иҗат эшләре арасында “Рубикон” дип исемләнгән симфоник поэма, Ренат Харис поэмасы буенча балалар өчен “Матур өй” дигән мюзикл һәм инструменталь әсәрләре музыка сөючеләргә яхшы таныш.
25 ноябрьдә Фәридә Фәизованың тууына 65 ел тулды. Концертыбызны композиторның якты рухын искә алып, аның әсәрләреннән төзедек.