Сәлам, дуслар! Тапшыруыбызның бүгенге чыгарылышында игътибарыгызга “Җырлы яшьлек” дигән сәхифә тәкъдим итәбез. Яшьлек – безнең гомерләрнең иң мәгънәле, саф-садә вакыты, янар йөрәкләр, кайнар хисләр, мәхәббәт чоры. Гомумән, яшьлек һәм мәхәббәт бер-берсен ерактан ук үзләренә чакырып тора торган сүзләр. “Яшьлек аланына” мәхәббәт җырлары килеп керә.