Студиябездә кунакта – филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты Гөлфия Расил кызы Гайнуллина. Без бүген язучы, драматург, кинсценарийлар авторы Айгөл Әхмәтгалиева иҗаты турында сөйләшәбез. Бик тиздән, Татарстан радиосында язучының “Таллыкүлдә былбыл бар” әсәре буенча яңа радиоспектакль эфирга чыгачак.










