Балалар – тормыш чәчәкләре дигән гыйбарә яшәп килә. Бу чыннан да шулай. Пәйгамбәребез балаларга карата кешеләр арасыннан иң яхшы мөгамәлә күрсәткән кешеләрдән булып тора. Ә балаларыбыз – ул гаиләнең көзгесе: көзгедә гаиләдә булган мохит кенә күренә. Әлеге күренешләр – гаилә күрсәткече. Равил хәзрәт Зөфәров — 6 бала атасы, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы. Балаларны тәрбияләүнең асыл киңәшләре турында аның белән әңгәмә кордык. Рәхим итеп тыңлагыз!