СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗановны искә алу кичәсеннән репортаж.
Ноябрь аенда республикабыз халкы һәм театр җәмәгатьчелеге мәшһүр режиссер, СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗановның тууына 90 ел тулуны зурлап билгеләп үтте. Театр актерлары һәм татар зыялылары аның каберен зиярат итте. Марсель Сәлимҗанов яшәгән йортта истәлек тактасы уранаштырылды. Аңа багышланган күргәзмәләр эшләнде. Димәк, режиссерның исемен мәңгеләштерү юлында тагын бер адым ясалды.
Ә без исә, үз чиратыбызда Марсель Сәлимҗановка багышлап берничә тапшыру әзерләдек. Хәзер шуның чираттагысын тәкъдим итәбез. Ул “Марсель Сәлимҗанов дәресләре” дип атала.
Татарстан радиосында мәшһүр режиссер киләчәк буыннарга калдырып киткән бай мирас саклана. Һәм без җае чыккан саен аларга әледән-әле мөрәҗәгать итеп торабыз. Вакыт узу белән режиссерның куйган спектакльләре бер-бер артлы театр сәхнәсеннән төшә, шулай итеп исеме дә онытылырга мөмкин. Ә без исә, аның мирасына һәрдаим мөрәҗәгать итеп, Марсель Сәлимҗанов исемен онытырга юл куймыйбыз. Мирас дигәннән, бу әлбәттә, материаль байлыклар түгел. Беренчедән, бу – төрле елларда режиссер тарафыннан Камал театрында куелган, соңрак Татарстан радиосы студиясендә магнитофон тасмасына язып алынган спектакльләр. Әлеге язмалар Татарстан радиосының алтын фондын тәшкил итә. Икенчедән, Марсель Хәкимовичка багышлап әзерләнгән тапшырулар, замандашларының аның турындагы истәлекләре. Ә менә өченчесе – тагы да кадерлесе – күренекле режиссерның үз чыгышлары. Алар төрле елларда Татарстан радиосы журналистлары, театр белгечләре тарафыннан теге яки бу вакыйга уңаеннан, билгеле бер шәхескә багышланган тапшыруларда катнашкан мизгелләре. Әлеге язмаларда Марсель Хәким улының гади генә режиссер түгел, үз чорын тирән тоемлаган, аңлаган фикер иясе икәнлеге дә аңлашыла. Без бүген төрле елларда әзерләнгән тапшырулардагы әлеге чыгышларны бер гөлләмәгә җыеп сезгә дә тәкъдим итәргә булдык.