Иртәнге чыгарылыш
Казанда инвалидлар декадасы башланып китте, аның барышында 100 дән артык бушлай чара узачак.
Киләсе кышта Казанда тимераякта шуу өчен 100дән артык урын оештырыла.
Казанда яшәүчеләр һәм кунаклар 3 декабрьдә Татарстан Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай килә алачак.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан РәисеРөстәмМиңнехановФән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясен бирү турындагы Указга кул куйды.
2024 елның 25 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак. Тиешле карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Бу чорда куркынычлыкның өченче классы пиротехникасын куллануга чикләүләр кертү күздә тотыла.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Казанда яшәүче Диләрә Нуриева парламент җитәкчесенә һөнәри юнәлешләрне өйрәнү буенча аерым проект булдыру инициативасы белән мөрәҗәгать итте. Ул урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен предприятиеләргә, республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениеләренә экскурсияләр оештырырга тәкъдим итте.