Күптән түгел Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуровның 75 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе узды. Ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге ярдәме белән Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында үткәрелде. Хәзер сезгә шул кичәдән репортаж тәкъдим итәбез. Ул сәхнәдә барган чагында яздырып алынды.
Кичәнең сценарий авторы – Рүзәл Мөхәммәтшин, режиссеры – Лилия Әхмәтова. Бәйрәм чарасын Кәрим Тинчурин театры артистлары Резедә Сәләхова, Әдилә Хәсәнова, Галиәсгар Камал театры артистлары Фәннүр Мөхәммәтҗанов һәм Ришат Әхмәдуллин алып бара.