Татарстан Республикасының күпмилләтле төбәк булуы белән горурланабыз. Төрле мәдәниятләр, диннәр, телләр янәшә дус-тату яшәве белән республикабыз күпләргә үрнәк булып тора. Шулай да бүгенге тапшыруыбызда без татар теле, мәдәнияте, милли мәгарифкә күбрәк игътибар бирергә уйладык. Дөресрәге, татар дигән зур милләтнең, кайда яшәвенә карамастан, тарихи тамырларына, мирасына, теленә тугъры булып калуы турында сөйләрбез. Бу җәһәттән, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан башкарылган эшчәнлекне үзәккә алмый мөмкин түгел. Чөнки башка төбәкләрдә һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән элемтә нәкъ менә әлеге оешма аша тормышка ашырыла.