“Тула өмәсендә”.
Кадерле дусларыбыз, сезнең барыгызга да җиргә яуган ак карлар кебек ак бәхетләр теләп, эфирдагы эшебезне башлап җибәрәбез. Һәм безнең программага гаҗәеп кызыклы бер язма килеп керә. Радиобыз фондында халкыбызның күркәм йоласына багышлап композитор Александр Ключарев һәм тавыш режисссеры Исмай Шәмсетдинов тарафыннан әзерләнгән “Тула өмәсендә” дигән җырлы-биюле композиция саклана. Сценарий авторы – Нәкый Исәнбәт. Магнитофон тасмасына 1964 елда язылган бу тапшыруда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, солистлар Галия Гафиятуллина, Зәйтүнә Әхтәмова, Сания Алиева, Рафаэль Ильясов, Шәүкәт Минабетдинов, баянчылар Марс Макаров, Илдар Җаббаров, Нәсыйх Вилданов катнашкан. Дирижер – Җәвид Котдусов. Ансамбльнең ул еллардагы җитәкчесе – Җәүдәт Айдаров. Рәхим итеп тыңлагыз.