Гильерме Фигейредо. “Эзоп”. Г.Камал ис. ТДАТ спектакле.
Бу көннәрдә күренекле актер, СССРның халык артисты Габдулла Шамуковның тууына 115 ел. Ул 1909 елның 11 декабрендә элеккеге Сембер губернасы, хәзерге Ульяновск өлкәсенең Әсән авылында дөньяга килә һәм бар гомерен татар театрына багышлый. Г.Камал ис. ТДАТ эшләп зур дәрәҗәләргә ирешә. Халкыбызның күренекле артистын искә алып, хәзер без сезнең игътибарга Гильерме Фигейредо әсәре буенча Камал театрында куелган “Эзоп” спектаклен тәкъдим итәбез. Сәхнәгә куючы режиссер – Празат Исәнбәт.