Яңа 2025 ел килергә санаулы көннәр калды. Елны ничек каршыласаң, ул шулай уза, диләр. Халкыбыз Яңа ел кичен мул табын әзерләп, матур итеп бизәлгән чыршы янында каршыларга тырыша. Тиздән базарларда Яңа ел чыршылары пәйда булыр. Яңа ел каршыларга әзерләнгәндә бәйрәм кичендә күңелсезлекләр булмасын өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк? Болар хакында турыдан-туры эфирда Казан дәүләт Аграр университетының урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган урманчысы Харис Гайнетдин улы Мусин сөйләячәк, тыңлаучылардан килгән сорауларга җавап бирәчәк.
Россиядә, аерым алганда, Татарстанда да бакчачылык ширкәтләрен бушлай газлаштыру буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыруга керештеләр. Безнең республикада социаль газлаштыру шартларына 196 бакча ширкәтендәге 16,5 мең йорт участоклары эләгә. Әлеге социаль программада катнашу процедурасын ачыклау турында Татарстан Росреестры эксперты Татьяна Надысева сөйләде.










