7 декабрьдә Казанда татар әниләренең беренче форумы узды. Анда “Әниләр марафоны” проектына йомгак ясалды. Шул уңайдан үткәрелә торган “Пар канатлар” тапшыруында “Сөембикә” журналы хезмәткәрләре Алсу Шакирова һәм Динара Әхмәтова катнашачак, 528-25-32 һәм 528-25-21 телефоннары аша тыңлаучыларыбыздан килгән сорауларга җавап бирәчәк.










