Республикабыз терлекчеләре узып баручы елга нәтиҗә ясыйлар, Яңа ел көннәрендә терлекләрдән продукцияне алуны киметмәү чараларын күрәләр. Болар хакында турыдан-туры эфирда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары, Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре Гөлүс Сәлим улы Баязитов сөйләячәк, 528-25-32 һәм 528-25-21 телефоннары аша тыңлаучыларыбыздан килгән сорауларга җавап бирәчәк.










