“Безнең заман әдәбияты үрнәкләре”. Илүсә Нәбиуллина һәм Зөһрә Исламова хикәяләре.
Хөрмәтле радиотыңлаучылар, бүген сезне “Безнең заман әдәбияты үрнәкләре” дигән циклдан чираттагы тапшыру тыңларга чакырабыз. без аны ике хатын-кыз автор – язучы һәм журналистлар Зөһрә Исламова һәм Илүсә Нәбиуллина каләменнән төшкән әдәби үрнәкләрдән төзедек. Хикәяләрнең барысын да Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Дания Нурлы укый.










