Александр Ключарев. “Аулак өй”. Музыкаль композиция.
Кадерле дуслар, менә тагын бер шимбә иртәсен башлап җибәрәбез. Шушы көнебезне матур уйлар, матур хисләр белән бизәү өчен бүген без сезнең игътибарга халкыбызның борынгыдан килгән күркәм бер гадәте турында сөйләүче тапшыру тәкъдим итәргә булдык. Хәзер сез Александр Ключарев һәм Нәкый Исәнбәт тарафыннан иҗат ителгән “Аулак өйдә” дигән җырлы, биюле радиокомпозиция тыңларсыз.