“Татар матбугате: бүгенгесе һәм киләчәге” “Түгәрәк өстәл”дән репортаж.
«Мәдәни җомга» газетасы редакциясе, газетабы зның киләчәген ничек күрәсез, дигән сорауны үзәккә куеп, зыялыларыбызны чакырып , «түгәрәк өстәл» янында сөйләшү үткәрде. Сөйләшүдә «Татмедиа» матбугат һәм гаммәви багланышлар буенча республика агетнлыгы һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчеләре Айдар Сәлимгәрәев, Шамил Садыйков, Татарстанның халык шагыйрьләре Ренат Харис, Равил Фәйзуллин, Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков, Татарстан мәдәният министрлыгының бүлек мөдире Айрат Фәйзрахманов, Татарстан мәгариф министрлыгының бүлек мөдире Алсу Шәрипова, Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, Татарстанның Милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиев, Казан мэриясенең бүлек мөдире Айсылу Гатина, «Татарстан» радиосының бүлек мөдире Нәсим Акмал, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова катнашты. Сөйләшүне газетаның баш мөхәррире Ләбиб Лерон алып барды. Хәзер сезне әлеге чарадан репортаж тыңларга чакырабыз.










