Кадерле дусларыбыз, хәзер без сезне “Әкият капчыгы” сәхифәсен тыңларга чакырабыз. Бу капчыкта әкиятләрнең бетәсе дә, кимисе дә юк. Әллә ниндиләре бар бездә әкиятләрнең, кызыклары да, моңсулары да. Каяле, ни чыгар икән хәзер капчыктан? Әһә, “Гөлчәчәк” татар халык әкияте. Куркыныч әкият. Анда убырлы карчык та, соры бүре дә бар. Боларның исемнәрен ишетүгә үк йөрәк шомланып куйды. Тик сез курыкмагыз, дуслар! Әкият кенә бит бу! Аннары ахырында яхшы көчләр барыбер өстен чыга. Без җиңәчәкбез!