Яңа ел бәйрәмнәре, укучыларның кышкы каникуллары якынлаша. Шул уңайдан, Гаилә елы булуын күздә тотып, Теләче районында чит телләр укытучы, җырга-моңга гашыйк Илшат Сәләхиев белән әңгәмә тәкъдим ителә.
Татарстан Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илгиз Илдар улы Халиков турыдан-туры эфирда узып баручы елга нәтиҗәләр ясаячак, яңа ел көннәрендә үткәреләчәк чаралар турында сөйләячәк, 528-25-21 һәм 528-25-32 телефоннары аша тыңлаучыларыбыздан килгән сорауларга җавап бирәчәк.










