Республикабыз районнары Яңа елны игенчелектә һәм терлекчелектә яхшы күрсәткечләр белән каршылыйлар. Терлекчеләребезгә Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә дә тырышып хезмәт итәргә туры киләчәк. Болар хакында телефон элемтәсендә Чүпрәле районы хакимият башлыгы Марат Ринат улы Гафаров сөйләячәк.
Турыдан-туры эфирда “Зәкәт” хәйрия фонды генераль директоры, Россия Президенты һәм Татарстан Министрлар Кабинеты грантларын откан Булат Раиф улы Мәрданов катнашачак, Украинадагы милләттәшләребезгә ярдәм итү чаралары, республикабыздагы мохтаҗларга Яңа ел көннәрендә оештырыла торган чаралар турында сөйләячәк, тыңлаучылардан килгән сорауларга җавап бирәчәк.










