Динебез ялгыз яшәү һәм гаиләле булу турында ни дип әйтә? Миңа берүземә дә рәхәт, дип әйтүчеләр бар бит, әмма болай яшәү нигә китерә? Шулай ук, гаилә кору — зур вазифа. Моны һәркем аңлый. Ләкин шул вазифадан куркып өйләнмичә, кияүгә чыкмыйча калуга аклану була аламы? Шушы һәм башка кызыклы сорауларга Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылы мөгаллиме Раил хәзрәт Фәйзрахманов белән әңгәмә кордык.