Елның иң мөһим вакыйгаларның берсе, Россия Президенты Владимир Путин белән берләштерелгән “туры элемтә” һәм йомгаклау матбугат конференциясе узды. Быел Ил башлыгына килгән мөрәҗәгатьләр саны 2 миллионнан артып китте. Туры элемтә биш сәгатькә якын дәвам итте.Барлык өлкәләрнең гаять күп сораулары күтәрелде. Тулырак алдагы язмада.
Туры элемтә белән берләштерелгән зур матбугат конференциясен, гадәттәгечә, икътисади өлкәдән башладылар. Владимир Путин Татарстан башкаласын- Европаның иң яхшы шәһәрләренең берсе дип белдерде, һәм Казанда үткән БРИКС саммитын югары дәрәҗәдә бәяләде.
Сәясәт, икътисад, Һәм, әлбәттә, махсус хәрби операция темасына зур игътибар бирелде. Владимир Путин сугыш кырында вәзгыятнең һәр көн үзгәрүен әйтте, хәрәкәт бөтен фронт линиясе буйлап бара, безнең сугышчылар һәр көн территорияне квадрат километрлар белән кире кайтаралар. Кораллы көчләрнең мөмкинлекләре арта.
Шулай ук туры элемтәдә Ил башлыгы, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү үсешен билгеләп үтте.Сораулар арасында торак, газлаштыру, инфраструктура үсеше, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләргә кагылышлылары бар иде. Владимир Путин аларның һәрберсенә төгәл, һәм тәфсилле җавап бирде. Туры элемтәгә килгән барлык мөрәҗәгатләргә һәм сорауларга җавап биреләчәк дип белдерде Президент.