Хөрмәтле радиотыңлаучылар, бүген эфирдагы эшебезне без барыбызның да күңелебезгә якын, кадерле бер тема белән башлап җибәрергә булдык. Чыннан да, дуслыкның, туганнар арасындагы татулыкның, бердәмлекнең, туган җирнең, Ватанның никадәр кадерле, изге икәне ачыграк аңлашыла торган бер заманда яшибез. Шуңа күрә дә без хәзер игътибарыгызга “Бәхет тәме – туган җирдә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция тзкъдим итәбез. Аңлашыладыр, анда туган җирне, туган-туфракның олылаучы җырлар һәм шигырьләр урын алды. Шигырьләр магнитофон тасмасына 1990 елларда күренекле артистыбыз Ирек Баһманов тарафыннан яздырылган.










