Әдәбият сөюче яшь дусларыбызга адресланган тапшыруда без сезне танылган шагыйрә Асия Юнысова иҗаты белән очраштырабыз. Башта шагыйрә үзенең ничек үсүе, шигырьләргә ничек гашыйк булуы турында сөйли, берничә шигырен дә укый. Аннары Тәлгать Хаматшин Асия Юнысованың балалар өчен язылган шигырьләрен тәкъдим итә.