Атналык күзәтү.
Бу атнада Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә оештырылды. Дәүләт башлыгы елга нәтиҗә ясады һәм гражданнарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Россия Президенты Владимир Путин 2025 елны Ватанны саклаучылар елы дип игълан итәргә тәкъдим итте. Искәртик, сентябрьдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шулай ук 2025 елны республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан иткән иде.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Әзербайҗанда һәм Үзбәкстанда булды.
Иртәгә Энергетиклар көне билгеләп үтелә.