Күптән түгел Казанда беренче тапкыр татар әниләренең форумы узды. Аны әниләр марафоны авторы Динара Әхмәт һәм “Сөембикә” журналы редакциясе оештырды. Чара “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте ярдәме белән гамәлгә куелды.
«Татар әниләренең беренче форумы»на «Әниләр марафоны» проектында катнашып, 21 көн дәвамында барлык биремнәрне үтәп, финалга узган әниләр чакырулы иде. Гүзәл затлар каршында экспертлар чыгыш ясады, катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Баланың физик һәм рухи сәламәтлегенә, гаиләдә үзара мөнәсәбәтләргә, дини тәрбия бирү үзенчәлекләренә, әниләрнең ресурслы халәтенә бәйле чыгышлар һәркемнең күңеленә хуш килгәндер, мөгаен. Спикерлар итеп, барыбызга да яхшы таныш Рамил хәзрәт Юныс, балалар табибы Илдус Лотфуллин, җырчылар гаиләсе – Илназ белән Гүзәл Баһавиевлар, аларның балалары һәм беренче татар коучы Илүзә Әминова чакырылган иде.
Һәр финалистка «Сөембикә» журналының ярты еллыгына язылу һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Хәзер сезгә “Татар әниләренең беренче форумы”ннан репортаж тәкъдим итәбез. Чараны Динара Әхмәт алып бара.










