Татарстан радиосы бәйрәм көннәрендә, балаларны да, олыларны да котлап кызыклы тапшырулар әзерләде. Хәзер шундый күчтәнәчләребезнең тагын берсе. Төгәлрәге, бу – Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясенең дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харисның Тыңлаучыларыбызга Яңа ел бүләге. Аның күптән түгел генә тәмамланган ике поэмасын игътибарыгызга тәкъдим итәбез. Әсәрләр эфирда беренче тапкыр яңгырый, димәк, премьера!










