2024 ел вакыйгаларга бай, эчтәлекле һәм мәгънәле ел булды. Республикабызда зур халыкара чаралар үткәрелүе, икътисадый һәм сәнәгать тармакларындагы уңай үсеш күрсәткечләре, авыл хуҗалыгында җитештерү күләме сакланып калуы, милләтара һәм мәдәни өлкәдәге тотрыклы вәзгыять – Татарстаныбызның уңай динамикага юнәлдерелгән уңышлы төбәк буларак позициясен тагын бер кат ныгытты. Илебез чигендә һәм халыкара дәрәҗәдә гамәлдә булган катлаулы сәяси һәм икътисадый шартларда шундый тотрыклылыкның саклануы икеләтә кадерле. Алдагы минутларда без ел дәвамында булган әһәмиятле вакыйгаларны һәм төрле өлкәләрдәге казанышларны барларбыз.










