“Рәхмәт сиңа, Кәбисә ел!” Яңа ел алды интервьюлары.
Тиздән, бик тиздән дөньяга яңа ел канат җәячәк. Без яшәп узган 2024 нче Кәбисә елы үзенең борчулары, шөбһәләре, шатлык-сөенечләре белән тарихта кала. Без дә шушы бәйрәм алды сәгатьләрендә дусларыбызны кунакка чакырдык. Алар үтеп баручы ел дәвамында Татарстан радиосы белән иҗади хезмәттәшлектә яшәгән әдәбият-сәнгать, фән әһелләре. Ә табында – матур җырлар һәм Яңа ел теләкләре.










