Радиотыңлаучы кадерле дусларыбыз, яңа көнгә, шушы көндә сезнең белән бергә булуыбызга сөенеп, эфирдагы эшебезне башлар җибәрәбез. Хәзер без игътибарыгызга “Сүзләрдән дисбе” дигән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итәбез. Без аны Татарстанның халык шагыйре, республикабызның Габдуллла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев шигырьләреннән һәм аларга иҗат ителгән җырлардан төзедек. Шигырьләр нәфис сүз остасы Айрат Арсланов язмасында яңгырый.










