Әдәби-музыкаль композиция.
Кадерле дуслар! Күңелләрнең җырга, моңга тартылган мәле. Шуңа күрә дә без эфир көнебезне гомер-гомрегә халкыбызның дусты, сердәше булган гармун турындагы әдәби-музыкаль композиция белән башлап китәбез. “Уйнагыз, гармуннар!” дип исемләнгән бу композициядәге шигырьләрне Татарстанның халык артисты Тәлгать Хаматшин укый.









