“И, сөекле илкәем”. Әдәби-музыкаль композиция. Гөлнара Хәйруллина.
Без бүген эфирдагы эшебезне туган халкыбызга, туган җиребезгә багышланган шигырьләрдән һәм җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композиция белән башлап китәргә булдык. Аны безгә күптәнге дустыбыз Гөлнара Хәйруллина әзерләп алып килде. Күптәнге дустыбыз дип әйтәбез, чөнки ул сабый чагыннан ук Татарстан радиосына атлап керде, аның беренче җырлары нәкъ менә безнең радио аша эфирга яңгырады. Аннан соң да ул безнең белән даими аралашып яшәде.
Гөлнара үзе Казан кызы. Балачагыннан ук сәнгатькә гашыйк. Мәктәптә укыган елларында ук ул җырчы да, нәфис сүз остасы да, биюче дә булып танылда. Шушы мәхәббәте аны соңыннан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына алып килде. Хәзер аның бөтен барлыгы сәнгатькә, иҗатка бәйле.
Бүген сезгә тәкъдим итә торган пограммасында ул җырчы буларак та, нәфис сүз остасы буларак та катнаша. Әйдәгез, аның чыгышын бергәләп тыңлыйк.









