“Офыклар” тапшыруының бүгенге чыгарылышы кеше исемнәренә багышлана. Үз-үзебезне белештерә башлаганчы ук телгә кереп, гомер буе янәшә йөри ул. Бакыйлыкка күчкәч, кабер ташына язылып, кешенең исеме үзеннән соң да озак яши әле. Шуңа күрә исем — гадәти хәрефләр тезмәсе генә түгел, ә тирән уңай мәгънәгә ия, милләтебезне күрсәтә торган, телебезне бизи торган сүз булырга тиеш.