Тапшыруыбызның бүгенге чыгарылышында без сезне халкыбыз горурлыгы, каһарман сугышчы, күренекле композитор, беренче татар балетының авторы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Яруллинның иҗаты белән янә бер кат очраштырырга булдык. Аһәңсазның мирасына нәкъ менә хәзер мөрәҗәгать итүебез һич тә очраклы түгел, чөнки бөек милләттәшебез дөньяга гыйнвар аенда килгән.










