Иртәнге чыгарылыш
Россиядә яшәүче халыклар телләренең дәүләт реестры булдырылачак.
Татарстанда авыл хуҗалыгы хайваннарын һәм кош-кортны идентификацияләү төгәлләнде.
2025 елда Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру өчен гаризалар бирү 1 февральдә тәмамлана.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе прокуратурасы оешуга 303 ел тулуга багышланган тантанада катнашты. Тантана республика Прокуратурасының конференцияләр залында узды. КатнашучыларгаРоссия Федерациясе Президенты Владимир Путинның видеокотлавы күрсәтелде.
Татарстанның журналистлар корпусы бик югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Аларның хезмәтеннән башка хәзерге тормышны күз алдына китерү авыр. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ДОСААФ бинасында узган тантаналы чарада республика журналистларын матбугат көне белән котлаганда белдерде.
Иннополиста истәлекле вакыйга — Иннополис Университеты каршында мәгълүмат технологияләре һәм робот техникасы өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр әзерләү өчен махсуслашкан көллият ачылды. Беренче уку елында ул 75 студент кабул итәчәк, бу индустриянең конкрет ихтыяҗларын төгәл канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән сынау проекты булачак.