Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе прокуратурасы оешуга 303 ел тулуга багышланган тантанада катнашты. Тантана республика Прокуратурасының конференцияләр залында узды. КатнашучыларгаРоссия Федерациясе Президенты Владимир Путинның видеокотлавы күрсәтелде.
Татарстанның журналистлар корпусы бик югары дәрәҗәдә әзерләнгән. Аларның хезмәтеннән башка хәзерге тормышны күз алдына китерү авыр. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ДОСААФ бинасында узган тантаналы чарада республика журналистларын матбугат көне белән котлаганда белдерде.
Иннополиста истәлекле вакыйга — Иннополис Университеты каршында мәгълүмат технологияләре һәм робот техникасы өлкәсендә югары квалификацияле белгечләр әзерләү өчен махсуслашкан көллият ачылды. Беренче уку елында ул 75 студент кабул итәчәк, бу индустриянең конкрет ихтыяҗларын төгәл канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән сынау проекты булачак.
Көндезге чыгарылыш
Бүген иртән 5 сәгать 20 минутта Казан янында пилотсыз очу аппараты һөҗүме нәтиҗәсендә газ цистернасы яна башлаган. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, оператив мәгълүмат алгач, урынга барып, хисап чыгышларын тыңлады. Һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Һәлакәт урынына оператив рәвештә ашыгыч хезмәтләр вәкилләре килгән, янгынны сүндергәннәр.
Февральдә Казаннан Кытайның Санья шәһәренә авиарейслар ачылырга мөмкин. Бу хакта мәгълүмат Татарстан башкаласы аэропортының сезонлы расписаниесендә барлыкка килде. Кытай шәһәренә очышлар 18 февральдән 28 мартка кадәр сишәмбе һәм җомга көннәрендә планлаштырылган.
“Молодые таланты Отечества — Ватанның яшь талантлары” дигән IX Мәскәү халыкара патриотик җыр фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү башланды. Фестивальнең йомгаклау концертлары 29 һәм 30 майда Мәскәүнең сугыш һәм Кораллы Көчләр ветераннары йорты залында узачак.
Кичке чыгарылышлар
Казан Кремлендә 2024 елда волейбол буенча Россия Кубогын яулаган «Динамо-Ак Барс» хатын – кызлар волейбол клубын хөрмәтләү тантанасы узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов спортчыларны, тренерларны һәм команда хезмәткәрләрен дәрәҗәле исем яулаулары белән котлады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнары Дини Җыены җитәкчесе, Мәскәү шәһәре һәм «Мәскәү мөфтияте» Үзәк төбәк мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Альбир Крганов белән очрашты. Очрашуда милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, ислам мәгарифен үстерү өлкәсендәге багланышлар турында фикер алыштылар.
2025 ел Ватанны саклаучылар елы буларак билгеләп үтелә. Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов фронтовик ветеран Рәис Тимербаевны 100 яшьлек юбилее белән котлады.
2024 елның октябрендә Казанда узган саммиттан соң, БРИКС оешма буларак ныгыды. Бу хакта Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Россия дипломатиясенең узган елгы эшчәнлеге йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә әйтте.
Казан Кремлендә 2024 елда волейбол буенча Россия Кубогын яулаган «Динамо-Ак Барс» хатын – кызлар волейбол клубын хөрмәтләү тантанасы узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов спортчыларны, тренерларны һәм команда хезмәткәрләрен дәрәҗәле исем яулаулары белән котлады.
Мәскәүдә VIII чакырылыш Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасының сигезенче сессиясе ачылды. Язгы сессиянең беренче пленар утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин видео элемтә аша катнашты.