Яңа ел көннәрендә республикабыз терлекчеләре киеренке хезмәтне дәвам иттерделәр, продукция алуны киметмәделәр. Болар хакында турыдан-туры эфирда Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек буенча урынбасары Гөлүс Баязитов сөйләячәк, тыңлаучылардан килгән сорауларга җавап бирәчәк. Тапшыру азагында Татарстан республикасының орлыкчылык буенча дәүләт инспекторы Миләүшә Кадыйрова орлык әзерләү буенча мәгълүматлар җиткерәчәк.










