Бүгенге тапшыру героен өлкән буын вәкилләре яхшы хәтерлидер дип уйлыйм. Бала чакта җырчы булырга хыялланган, хәтта консерваториягә юллама да алган Марат Мөхлис улы Хуҗин әтисен сугышта югалтып, ишле гаиләдә әнисе тәрбиясендә калгач, сугыш чорында кигән киемнәренә кызыгып, нефтьчеләр әзерли торган училищега китә, соңыннан ил күләмендә танылган нефтьче була, озак еллар “Нурлатнефть” идарәсен җитәкли. Әмма балачак хыялын олыгайган көннәрендә генә тормышка ашыра ала, 80 нән артык җырны магнитофон тасмасына яздыра. Хәзер ул гүр иясе инде — хатыны Вәсилә Нургаян кызын тол, кызы Лилияне, оныкларын ятим калдырып, кинәт вафат булды. Бүген без, Марат Мөхлис улы рухына дога булсын дип, ул исән чакта әзерләнгән тапшыруны һәм ул башкарган җырларны сезнең игътибарга кабат тәкъдим итәбез.