Без бүген туган республикабызның иң күпмилләтле төбәгендә – Балтач районында. Биредә элек-электән татар, рус, удмурт, мари халкы бер-берсе белән Тукайча итеп әйтсәк, тел, лөгать һәм гадәт алмашып яши. Шуңа күрә дә безнең бу якларга килеп чыгуыбыз очраклы түгел. Балтач районының милли составына карасак, биредә удмуртлар татарлардан кала сан ягыннан 2 нче урында. Татар энциклопедиясе мәгълүматларына караганда, барлык халык санының 12 процентын тәшкил итә. Биредә гомер кичерүче удмуртларны галимнәр шушма буе удмуртлары төркеменә кертәләр. Алар Удмуртиядә яшәүче туганнарыннан үзләренең киемнәре, сөйләшү рәвешләре, көй-моңнары белән дә бераз үзгә. Болар һәм удмурт халкының яшәү фәлсәфәсе турында Сырья мәдәният йорты җитәкчесе, милләте буенча – удмурт, әмма бик күп татарларыбыздан да яхшырак итеп татарча сөйләшкән Сапожников Леонид Дмитрий улы белән әңгәмәдән ишетә аласыз.










