Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Планетаның сыек углеводородлар запасларын рациональ үзләштерү» Бөтендөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәгенең Халыкара күзәтүчеләр советы утырышын уздырды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең яңа корпусында булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин, республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов озатып йөрде. Республика Рәисе янәшәдә урнашкан табигый-математик фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 2 нче лицей-интернатта булды.
Узган алты елда барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан Татарстанда табигатьне саклау чараларына 72 миллиард сумга якын акча юнәлдерелгән. Шуның 41 млрд сумнан артыгы – республика предприятиеләре ярдәме. Бу хакта республика экология һәм табигый байлыклар министрлыгының йомгаклау коллегиясендә министр Александр Шадриков белдерде.
Көндезге чыгарылыш
РоссияПрезидентыВладимир Путин2025 елда Ватаннысаклаучыларелынуздырутурындагы Указгакул куйды. Документта чараларны оештыру комитетын формалаштыру бурычы куелган, оештыру комитетын Президент хакимияте башлыгы Антон Вайно җитәкләячәк.
Татарстанның Вологда өлкәсе белән хезмәттәшлекне киңәйтү өчен яхшы мөмкинлекләре бар. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Вологда өлкәсе губернаторы Георгий Филимонов белән очрашуда белдерде. Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Георгий Филимонов Татарстан белән Вологда өлкәсе Хөкүмәтләре арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль, мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә, шулай ук аны гамәлгә ашыру буенча чаралар планына кул куйдылар.
2024 ел йомгаклары буенча Идел буе федераль округы төбәкләре шәһәрләре башлыклары рейтингында Казан мэры Илсур Метшин беренче урынга чыкты.
Кичке чыгарылышлар
РоссияПрезидентыВладимир Путин Ватаннысаклаучыларелынуздырутурындагы Указгакул куйды. Документта чараларны оештыру комитетын формалаштыру бурычы куелган, оештыру комитетын Президент хакимияте башлыгы Антон Вайно җитәкләячәк.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаменты генераль директоры Владислав Иванов белән очрашты. Әңгәмәдә хезмәттәшлек мәсьәләләре, шул исәптән республиканың район, шәһәр судлары эшчәнлеген тәэмин итү, аларның матди-техник базасын ныгыту, киләчәктә суд системасын цифрлы үстерү турында фикер алыштылар.
Татарстанда кышкы спорт төрләре буенча БРИКС илләре уеннары проектын әзерлиләр. Бу хакта республика Спорт министры Владимир Леонов ведомствоның 2024 ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында белдерде.
Казанда республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының еллык йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Анда катнашучыларга Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин мөрәҗәгать итте.