Атналык күзәтү.
Россия Президенты Владимир Путин 2025 елда Ватанны саклаучылар елын уздыру турындагы Указга кул куйды. Документта чараларны оештыру комитетын формалаштыру бурычы куелган, оештыру комитетын Президент хакимияте башлыгы Антон Вайно җитәкләячәк.
Татарстанның Вологда өлкәсе белән хезмәттәшлекне киңәйтү өчен яхшы мөмкинлекләре бар. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Вологда өлкәсе губернаторы Георгий Филимонов белән очрашуда белдерде. Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Георгий Филимонов Татарстан белән Вологда өлкәсе Хөкүмәтләре арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль, мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә, шулай ук аны гамәлгә ашыру буенча чаралар планына кул куйдылар.
2025 елда Татарстанда 12 илкүләм проекты старт алды, алар 46 төбәк проектыннан тора. 2025 елда Татарстанда 12 илкүләм проекты старт алды, алар 46 төбәк проектыннан тора. Проектларны республика дәрәҗәсендә гамәлгә ашыруны контрольдә тотуны һәм координацияләүне төбәк проект офисы гамәлгә ашыра, аңа Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелек итә.
Проектларны республика дәрәҗәсендә гамәлгә ашыруны контрольдә тотуны һәм координацияләүне төбәк проект офисы гамәлгә ашыра, аңа Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелек итә.
2025 елда Татарстанда 12 илкүләм проекты старт алды, алар 46 төбәк проектыннан тора. Проектларны республика дәрәҗәсендә гамәлгә ашыруны контрольдә тотуны һәм координацияләүне төбәк проект офисы гамәлгә ашыра, аңа Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелек итә.