Кадерле дуслар, бүгенге көнебез иртәдән үк матур уйлар, якты хисләр белән башланып китте. Ә кем белә, бәлки без әллә кайчаннардан бирле күңелдә йөрткән хыяллар, без эшләргә җыенып йөргән олы эшләр нәкъ менә бүген тормышка ашар. Шулай була күрсен иде, дигән теләктә эфирдагы эшебезне башлап җибәрәбез. Һәм игътибарыгызга күренекле шагыйрь, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Әхмәт Рәшит шигырьләреннә һәм аның шигырьләренә язылган җырлардан төзелгән «Таңнар артында – таңнар» дигән әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итәбез.










